Иртәгә Көнбатыш микрорайон урамындагы ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышу булачак

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Югары Ослан авылы ишегалларын төзекләндерү дәвам итәчәк. Иртәгә Көнбатыш микрорайон урамындагы йортлар ишегалдында, 2-6 номерлы йортта сәг. 17: 00 дә, ә 7-13-нче номерлы йортта 18: 00 сәгатьтә халык белән йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча эшләнгән схема буенча очрашу планлаштырыла.

Очрашуда шулай ук башкарылган эшләрне кабул итү буенча җаваплы зат сайлау, шулай ук гражданнарны WhatsApp чат-төркеменә кертү мәсьәләләре дә каралачак.

Әлеге йортларда яшәүче барлык битараф булмаган кешеләрне фикер алышуларда катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International