Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Буа һәм Апас районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара.
Ул "Макыл"терлекчелек комплексында эшләрнең торышы белән танышты. Терлекләрне лейкоздан савыктыруга һәм эре мөгезле яшь терлекләрне саклауга юнәлдерелгән чараларга аерым игътибар бирелде.
Комплекс бозау караучылар һәм ветеринарлары белән турыдан-туры эш урыннарында очрашты. Күргәннәрдән канәгать калды.