Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә һәм Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмә нигезендә муниципаль хезмәткәрләр өч елга бер тапкыр, биләп торган муниципаль хезмәт вазыйфасына туры килү-килмәүне билгеләү максатларында, аттестация үтәргә тиеш.
2020 елда аттестация комиссиясенең өч утырышы үткәрелде, районның сигез муниципаль хезмәткәре аттестацияләнде. Алар барысы да биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды.