Бүген район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмаларының отчет конференциясе булып узды.
«Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы профсоюз оешмасының 2020 елда һөнәр берлеге Уставын һәм 2020-2025 елларга профсоюзның гамәлләр программасын үтәү буенча сайлау профсоюз органнарының эше турында» доклад белән Югары Ослан муниципаль районында республика комитетының ышанычлы вәкиле Лилия Хурматуллина чыгыш ясады.
Конференциядә катнашучылар районның башлангыч профсоюз оешмаларының сайлау профсоюз органнарының эшен канәгатьләнерлек дип таныдылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Киләчәктә һөнәр берлеген оештыру һәм кадрлар белән ныгыту, мәдәни һәм спорт – сәламәтләндерү эше, мәгълүмати сәясәт һәм социаль партнерлыкны үстерү буенча яңа проектлар гамәлгә ашырыла.
Конференция профсоюз активистларын –Республика Яңа ел конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.