Кичә район мәдәният йорты командасы беренче тапкыр Мамадыш шәһәрендә узган "СаниФест" креатив уеннар Бөтенроссия конкурсында катнашты.
Үз командасын Мамадышка суыткыч рәвешендәге креатив чаналарда килгән кар бабайлары дип атадылар. Ә суыткыч гади түгел, моделе Югары Ослан, версия 90. Суыткычның исеме символик, чөнки безнең район быел үзенең 90 еллыгын бәйрәм итә. Ә Кар кызлары Безнең тату районда яшәүче 5 милләт вәкиле: рус, татар, чуаш, әрмән һәм Әзербайҗан, һәр халыкның милли колоритын киеп, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы темасын ачып җибәрде.