2021 нче елның 8 нче февралендә Югары Ослан гимназиясе базасында Югары Ослан муниципаль районы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен квалификация дәрәҗәсенең квалификация категориясенә (беренче яки югары) куела торган таләпләргә туры килү-килмәүне билгеләү максатыннан аттестация үтәргә теләүчеләр өчен тест үткәрелде. Тестны Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Әхмәтова Ф. М. җитәкчелегендә оештырдылар.
Тестның максаты-педагогик хезмәткәрләрнең белемнәрен һәм әзерлеген тикшерү. Тестлар «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасында он-лайн режимда үткәрелде. Район педагоглары югары профессиональ дәрәҗәдә һәм яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.