Кичә Татар Борнашы авылы мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Утырыш барышында 3 мәсьәлә каралды:
1.«Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЫҢ төрле профилактик учетта торучы балигъ булмаганнар белән профилактик эш турында;
2.Балигъ булмаганнарның һәм ата-аналарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турында;
3.РФ МВДның «Югары Ослан» МБнең Татар Борнашы авылында иҗтимагый – куркыныч хәл турындагы мәгълүматын карау.
Утырыш нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде.