«Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» Татарстан Республикасы Президентының 6.07.2020 ел, № УП-384 Указы нигезендә төзелгән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын татар телендә торак йортларның атамаларында һәм язуларында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителә.
Конкурсны үткәрү датасы: 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның IV кварталында үткәреләчәк.