Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Халиковлар Тәлгат Малик улы һәм Нурания Нуретдин кызы 55 ел бергә гомер итүләрен, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
 Изумрудка карап, каядыр эчендә рухи җылылык чыганагы яна кебек тоела. Менә шулай озак еллар бергә гомер иткән парлар да балаларына, оныкларына күңел җылысын һәм сүнмәс мәхәббәтен бүләк итәләр. Ирле-хатынлы Халиковлар лаеклы хезмәт юлын уздылар. Алар үз балаларын әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләп, балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатларына ирешүдә максатчанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алганнар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Халиковлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 55 еллыгы хөрмәтенә ирле - хатынлы Халиковларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Вахит авыл җирлеге башлыгы Ф.Р. Кәримов, Вахит авыл мәдәният йорты мөдире Ф. Г. Сафина, балалары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International