2021 елның 18 гыйнварыннан кешеләрнең үлеменең һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган иң куркыныч авыруларны иртә ачыклау максатыннан диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Югары Ослан районы медицина оешмаларына китерү эше яңадан башланды.
«Демография” илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 10 февральгә кадәр районның медицина оешмаларына ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалид 114 кешене китерде.
Социаль хезмәткәрләр аларны фельдшерлар белән берлектә алып бардылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар кайчан һәм нинди медицина тикшеренүе узарга барачаклары турында алдан кисәтелде.