2021 елның 10 февралендә башкарма комитет җитәкчесе – иҗтимагый торак комиссиясе рәисе И.и. Шакиров рәислегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Социаль найм килешүе буенча (инвалид бала) торак биналарның чиратына яңадан теркәлү турында документлар комплектын карадылар, комиссия яңадан рәсмиләштерергә, ихтыяҗ булу сәбәпле, чиратта калдырырга карар кылды.
2.Социаль ипотека программасы кысаларында исәпкә кую турында гариза һәм документлар комплектын карадылар, комиссия гаиләне учетка куярга һәм исемлекләргә кертергә карар кылды. Документларны Дәүләт торак фондына җибәрергә.
3.«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча чиратка басу турындагы гариза һәм документлар пакетын карадылар, комиссия бюджет өлкәсендә эшләүче гаиләләрне исемлеккә кертергә карар кылды.
4.Бала туу белән бәйле рәвештә исәпкә алу эшенә үзгәрешләр кертү турындагы гаризаны карадылар, үзгәрешләр кертергә һәм гаилә составына кертергә булдылар.
5.1615000251 гаилә әгъзасын шартнамәдән төшереп калдыру турындагы гаризаны карадылар, тапшырылган документлар нигезендә гариза бирүченең гаилә составыннан үлү турында таныклык нигезендә төшереп калдырырга булдылар.