Соболевское авылында авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Соболевское авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында бинаны капиталь ремонтлау буенча төзелеш эшләре башланачак. Төзелеш эшләре «авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау»республика программасы ярдәмендә башкарылачак. Узган атнада подрядчы оешма тарафыннан төзелеш материалларының бер өлеше кайтарылган инде. Хәзерге вакытта подрядчылар тарафыннан бинада электр үткәргечләрен алыштыру буенча эшләр башланган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International