11 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З. Камалтынов җитәкчелегендә видеоэлемтә режимында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар берләшмәләренең Республика координацион советының гомуми җыелышы узды.
2021 елда республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, социаль челтәрләрдә депутатларның мәгълүмати эше каралды. Республика Координация советының 2021 елга эш планы расланды.
Җыелыш эшендә Югары Ослан муниципаль районыннан район башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты.