Кичә видеоконференция режимында ТР Хөкүмәт комиссиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча утырышы булып узды, анда барлык муниципаль берәмлекләр һәм гомуми файдаланудагы юлларны кышкы карап тоту өчен җаваплы оешмалар җитәкчеләре катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Ш.Х. Гафаров рәислегендә узды. Югары Ослан муниципаль районыннан Башкарма комитет җитәкчесе И.И. Шакиров, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре тыңланды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча министрлыкларга, ведомстволарга, башкарма комитетларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирелде.