Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр нәтиҗәсендә һава температурасы уңай билгегә кадәр күтәрелеп, кар массалары һәм биналарның түбәләреннән боз төшү, шулай ук милеккә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы бар.
Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, подъезд козырекларын кардан чистарту таләпләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмиятле объектлар.
Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Урамнар буенча хәрәкәт иткәндә боз сөңгеләре һәм карлары элеп торган йортлардан ераграк торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый.
Торак төзелеше шартларында коммуналь хезмәтләр куйган коймаларга игътибар итмәскә кирәк, анда боз сөңгеләре эленә яки түбәләрне кардан чистарту бара.
Биналарның түбәләреннән кар төшү куркынычы янаганда төп киңәшләр һәм саклык чаралары:
- кар төшү мөмкин булган түбәле йортлар янына якын килмәгез, мондый урыннарда булырга рөхсәт итмәгез.