Хөрмәтле интернационалистлар! Кадерле якташлар!
Бүген, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көнендә, без гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруның 32 еллыгын билгеләп үтәбез.
Үзләренең хәрби һәм гражданлык бурычларын намус белән һәм батырларча башкарган барлык кешеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Югары Осланлылар Сезнең, Ватаныбызның чын патриотлары белән горурланалар һәм һәлак булганнар турында кайгыралар.
Сугышчы-интернационалистларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән бәхет һәм иминлек, уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов