Мобиль комплекс

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс республиканың Югары Ослан районының Куралово авылында эшли башлады.
Мобиль сырхауханәнең бригадасы составында эшләүче барлык табиб-белгечләр 7нче номерлы ШКХ ДАССОның профильле бүлекләренең хезмәткәрләре булып торалар һәм кирәк булганда пациентларны тикшерүгә һәм алга таба госпитализацияләүгә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә җибәрәләр.
Пациентларны мобиль комплекска участок хастаханәләренең, амбулаторияләрнең табиблары һәм мобиль поликлиника килә торган авыл җирлекләренең фельдшер-акушерлык пунктларының фельдшерлары җибәрелә.
Мобиль комплексның эш сәгатьләре: 8.00 дән 16.00 гә кадәр.
Көнгә мобиль сырхауханәнең белгечләре командасы 100гә якын пациентны кабул итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International