Бүген Макыл мәктәбе укучылары өчен Парламент дәресе узды. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева укучыларга туган телне саклауның һәм гаилә тарихын өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Анда Югары Ослан районының 90 еллыгына багышланган иҗат эшләре район конкурсында катнашырга тәкъдим ителде.