"Минем шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

15 февральдә ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм»генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы башланды.Барлык теләүчеләрне әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.
Конкурста җиңүчеләрне (7 яшьтән 18 яшькәчә 5 төркем) акчалата бүләкләр көтә, ә барлык катнашучылар да иң кыйммәтле бүләк алачак - бу ата-бабалары турында истәлекләрне җыю, саклау һәм алга таба тапшыру мөмкинлеге.
2020нче елгы конкурс нәтиҗәләре буенча Карахуҗа урта мәктәбе укучысы Жесткова Ильяның эше аерым номинациягә бүлеп бирелде һәм кызыксындыру бүләге алды.
Район этабы 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар архив бүлегендә кабул ителә: тел. 2-14-85 яки электрон почта аша Lyudmila.Spirina@tatar.ru к
Конкурс шартлары белән тулырак Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында "Эшчәнлек/грантлар, архив конкурслары" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International