2021 нче елның 16 нчы февралендә, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы, шулай ук Югары Ослан районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - Виктор Киреевның Татарстан Республикасы Саба районы Балалар сәнгать мәктәбендә концерты булды.
Виктор Киреевның музыкаль - мәгърифәти белем бирү проекты кысаларында хәйрия концертлары сериясе республика районнарында һәм шәһәрләрендә Баян башкару сәнгатен пропагандалауга юнәлтелгән. Концертта Бах, Моцарт, Семенов, Золотарев, Шендерев, Вәлиев, Астье музыкасы яңгырады.
Концертта катнашучыларны Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары бик җылы каршы алды. Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. һөнәри осталыклары, концерт үткәрүләре, классик традицияләрне саклаган өчен Виктор һәм Ольга Киреевларга Рәхмәт хатлары тапшырды.