Бүген район мәдәният йортында Татарстан халыклары ассамблеясенең Югары Ослан районындагы вәкиллеген ачу тантанасы булды. Чараның кунаклары: ТР Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе Региональ иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская, ТР әзербайҗаннарның региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Бәһрам Мостафаев, ТР әрмән милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Хачатурян, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов.
Кунакларны милли киемнәрдә биш кыз каршы алды: рус, татар, чуаш, әрмән, әзербайҗан, алар үз халыкларының иң тәмле ризыкларын авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Шуннан соң Югары Ослан районындагы вәкиллек җитәкчесе Анна Елисейчева барысын да «мәдәниятләр диалогы» киңлегендә булырга һәм безнең район территориясендә эшләп килүче биш этномәдәни иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән танышырга чакырды. Аннары катнашучылар өчен кыска экскурсия һәм йола курчагын ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Бу чара Югары Ослан районы территориясендә яшәүче халыкларның барлык төсләре белән балкыган бәйрәм концерты белән дәвам итте: дәртле җырлар, биюләр, шигырьләр, такмаклар бу кичтә беркемне дә битараф калдырмады.