2018 елдан башлап «Дюраселл Раша» ҖЧҖ компаниясе Татарстанда батарейкалар җыюның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыра. Үткәрелә торган акциянең максаты-республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучыларын аерым-аерым калдыклар җыю процессында, табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, республиканың белем бирү оешмаларын экологик-белем бирү эше, халыкның экологик грамоталылыгын күтәрү, республика халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.
Районның белем бирү учреждениеләре укучылары энергонакопительләрнең табигать өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген беләләр. Алар һаваны, туфракны һәм суны агулый. Шуңа күрә балалар әйләнә-тирә мохитне, кеше сәламәтлеген саклауга үз өлешләрен керттеләр һәм файдаланылган туклану элементларын җыюда актив катнаштылар.