2021 елның 20 февралендә район мәдәният йортында ир-атларга багышланган бәйрәм концерты булып узды. Керү юлында барлык кунакларны да солдат формасындагы кызлар каршы алды, алар барлык килгән ир-атларга магнит һәм фото бүләк иттеләр.
Бәйрәм концерты матур номер-"Контемп" биюен ир-атлар турында матур шигырьләр белән башлап җибәрде. Аннары Ватанны саклаучыларны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы хәрби комиссары подполковник Рәшит Фәсхетдинов котлады. Кич буе барлык сүзләр дә ир-атларга багышланган иде, ә иҗатларын аларга районның яшь талантлары һәм кешелекнең гүзәл яртысы бүләк итте. Концерт бик күңелле узды.