Социаль хезмәткәрләр белән семинар-киңәшмә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 2020 нче елның 19 нчы февралендә «озак сроклы карау системасы кысаларында яңа программалар һәм технологияләр эшләүдә һәм практикага кертүдә актив катнашу»дигән темага социаль хезмәткәрләр белән гомуми җыелыш булып узды.
Җыелыш семинар рәвешендә үткәрелде, һәм ул һөнәри осталыкны камилләштерүгә, хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен уртаклашуга, социаль хезмәткәрләрнең һөнәри компетенциясен үстерү өчен шартлар тудыруга, методик эш һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү буенча эш алып баруга юнәлдерелгән иде. Җыелышта зур эш стажы булган социаль хезмәткәрләр генә түгел, яңа һәм кызыклы методикалар кертә алган яңа хезмәткәрләр дә тәҗрибә уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International