Декоратив-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать «Алтын куллар 2021» конкурсы

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

«Шантарам» Балалар онлайн галереясенең «Алтын куллар 2021» X халыкара декоратив-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать конкурсына йомгак ясалды. Анда Гаврилова д.А. декоратив-гамәли бүлек укучылары катнашты.
Конкурска 3 эш тәкъдим ителде: Вәлиева Алинә 1 сыйныф, Мөхәммәтҗанова Ландыш 2 сыйныф, Макарова Мирослава 2 сыйныф. Барлык катнашучылар да I урын алды, ә укытучысы Гаврилова д.А Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Җиңүегез белән котлыйбыз! Уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International