Ведомствоара эшче төркем утырышы

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген «ZOOM»видеоэлемтә программасын кулланып, Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле объектларның һәм кешеләр күп була торган урыннарның террорчылыкка каршы яклануын тикшереп торуны камилләштерү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырыш эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров катнашты.
Югары Ослан районында террорга каршы якланырга тиешле 106 объект бу юнәлештә эш дәвам итә.
Росгвардия вәкилләре һәм ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты тарафыннан яңгыратылган барлык тәкъдимнәр дә эшкә алынды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International