Керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы базасында керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру мәсьәләләре буенча семинар узды.
Әлеге семинарда Югары Ослан районыннан Район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, кадрлар хезмәтенең вазыйфаи затлары, районның авыл җирлекләре секретарьлары, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия секретаре катнашты.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International