Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә йөз ел» медале белән Югары Ослан муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе ветераны Ульянов Владимир Павлович бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Югары Ослан муниципаль районының Рус Макылы авыл китапханәсе мөдире Першина Надежда Александровнага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Югары Ослан муниципаль районының мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Югары Ослан муниципаль районының «балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
Нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге депутаты Долганов Николай Ивановичка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә һәм Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш кертүе өчен Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай Николаевичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә һәм Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш кертүе өчен Югары Ослан муниципаль районы Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге секретаре Камалетдинова Венера Рәис кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Нармонка «агрофирмасы»җаваплылыгы чикләнгән ширкәте тракторчысы - машинисты Өметбаев Айдар Зиннур улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе ветераны Корбанбаева Фирдәүс Камил кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары Ослан муниципаль районының участок сайлау комиссиясе әгъзасы.