Үзара салым - 2021

2021 елның 27 феврале, шимбә

Районның 14 авыл җирлеге 2021 елда үзара салым салуда катнаша. 26.02.2021 ел торышына халыктан җирлекләр счетларына 950,9 мең сум кергән, бу планның 37,8% ын тәшкил итә. 2 млн. 517,4 мең сум акча җыеп, республикадан 10 млн. сум күләмендә софинанслау ала алабыз.
Үзара салым түләү буенча Макыл җирлеге (62,3%), Килди авыл җирлеге (58,3%), Введенский Бистәсе авыл җирлеге (55,4%), Борнаш авыл җирлеге (54,4%) алда бара.
Үзара салым җыю буенча иң аз күрсәткечләр Куралово җирлегеннән (17,4%), яр буе Морквашы авыл җирлегеннән (17,6%).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International