Югары Ослан муниципаль район Советының сигезенче утырышы

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттан тыш сигезенче утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Совет утырышы барышында район Советы депутатлары түбәндәге проектларны карадылар:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә җир эшләрен башкаруга ордерлар (рөхсәтләр) бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 7 нче сентябрь, 436 нчы номерлы карары;
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә һәм физик һәм юридик затларның хосусый милкендәге җирләргә керми торган яшел үсентеләр кисү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 275 нче номерлы карары;
3. Аренда түләүләрен түләүдән азат итү өлешендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында;
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль милкендәге күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен түләүне кичектереп тору шартларына үзгәрешләр кертү турында" 2006 ел, 30 нчы июль, 318 нче номерлы карары;
Һәр проект буенча тиешле карарлар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International