Югары Осланда "Россия чаңгы юллары – 2021" массакүләм чаңгы ярышлары узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Югары Осланда Александр Парфилов исемендәге чаңгы базасы территориясендә «Россия чаңгы юллары – 2021» чаңгы ярышлары узды.

Шактый салкын һәм җилле һава торышына карамастан, халык чаңгыга бик күп җыелды. Ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Марат Зиатдинов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотов сәламләде. Марат Галимҗанович тиздән безнең районда чаңгы спорты чемпионнары булачагына ышаныч белдерде һәм югары осланлыларны гаиләләре, коллективлары белән чаңгыга басарга чакырды.

Чаңгы ярышларында иң яшь катнашучыга-5, ә иң олысына 60 яшь иде. Трассаның озынлыгы якынча 1,5 км тәшкил итте. Ярышларда Югары Осланлылар гына түгел, ә Харино спортчылары да катнашты. Марат Зыятдинов 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында узышта катнашты. Район башлыгына Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Гобәйдуллин, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Котков та кушылды.
 Бу көнне чаңгы юлына җитәкчеләр дә басты: район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, «Өмет утравы» үзәге директоры Наталья Сигаева, район үзәк китапханәсе директоры Наталья Карасева һәм башкалар.

Җиңүчеләр грамоталар, кубоклар, медальләр, район символикасы төшерелгән түгәрәкләр һәм спорт калпчкасы белән бүләкләнде. Бу көнне бер генә спортчы да бүләксез калмады. Районның юбилей эмблемасы төшерелгән флаглардан тыш, һәркем күңел күтәренкелеге һәм күтәренке кәеф алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International