26 февральдә Казан шәһәренең 40нчы гимназиясе базасында «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни - әхлакый кыйммәтләре» дигән Атласи исемендәге фәнни - гамәли конференция узды.
Конференция җәмәгать эшлеклесе, II чакырылыш Россия империясе Дәүләт Думасы депутаты, тарихчы-тюрколог, педагог Атласов Мөхәммәт - Һади Мифтахетдин улына багышлана.
Катнашучылар арасында безнең Татар Борнашы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Жилкина Анастасия призер булды, ул «Идел буе халыкларының рухи - әхлакый һәм гаилә кыйммәтләре»секциясендә 2 урынны яулады. Ул " Олсуфьевлар. Россия дворянлыгы язмышы"» Әлеге эштә Олсуфьева Софья Владимировнаның 1941-1943 елларда Зөя ИТКДА булуы, сәяси репрессияләрнең бөтен авырлыкларын кичерүе һәм Зөядә күмелүе фактлары китерелә.
Эш тарих укытучысы Дадыкина И.Н. җитәкчелегендә әзерләнде.
Котлыйбыз!