Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан гамәлгә куелган «Милли мультфест» Республика балалар кинофестиваленең оештыру комитеты республика районнарында зона турларын үткәрә. Буа шәһәре зонасына Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Яшел Үзән, Спас, Чүпрәле районнары вәкилләре керде. Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Садыкова Ф. М. җитәкчелегендә «Ләйсән» татар фольклор ансамбле безнең район данын яклады. Алар "Борынгы җырлы – биюле уеннар" җитәкчесенең авторлык программасын "Татар телендә кыска метражлы фильмнар"номинациясендә якладылар.
Жюри балаларның чыгышын лаеклы бәяләде. Команда 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу-туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы планын тормышка ашыруда, туган телне үстерүдә, Югары Ослан районы территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклауда тагын бер адым.
Дәүләтшина Г. И., милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методист