Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында февраль ахырында Чистай шәһәрендә Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Конкурсның девизы хәзерге заман мәгарифенең өстенлекле бурычларын чагылдыра-укытучының өзлексез һөнәри һәм шәхси үсеше, педагогик практиканың иң яхшы үрнәкләрен трансляцияләү, инновацион идеяләрне һәм казанышларны пропагандалау.
Югары Ослан, Чистай, Яшел Үзән, Алексеевск, Лаеш районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр конкурс сынауларында көч сынашты:
- «Дәрес " (укучыларның укыту-тәрбия процессын һәм уку эшчәнлеген оештыруның төп формасы буларак, дәресне үткәрү һәм анализлау өлкәсендә һөнәри компетенцияләр конкурсанты тарафыннан күрсәтү).
- "Мастер-класс" (һөнәри хезмәттәшлек шартларында инновацион педагогик тәҗрибәне тәкъдир итү һәм трансляцияләү өлкәсендә һөнәри осталыкны күрсәтү).
Югары Ослан урта мәктәбенең татар теле укытучысы Курсак Суфия Фәйзулла кызы быел район данын лаеклы яклады.
Зона этабында җиңүчеләр 6 мартта билгеле булачак, алар «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2021 " Бөтенроссия конкурсының республика этабына узачак»
Дәүләтшина Г. И.