Декабрь аенда 5000 сум акча алырга өлгермәгән кеше 31 мартка кадәр гариза бирергә тиеш

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 8 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә декабрь ае түләмәгән гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза бирергә кирәклеген искәртә. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Шулай ук түләү өчен гаризаны шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балаларга да бирергә кирәк.

Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International