Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы татар телен өйрәнү буенча Югары Ослан муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының база мәйданчыгы булып тора. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында, туган телне өйрәтү буенча тәрбияче Т.Г. Алехина 4 нче мартта балалар бакчасының өлкән төркемендә татар теленә өйрәтү методикасы буенча мастер-класс үткәрде.
Тәнзилә Гарифовна дәресләренең максаты: балаларны татар телендә сөйләшергә генә өйрәтеп калмыйча, телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган якның мәдәни һәм әдәби мирасына кызыксыну уяту. Аның дәресләрендә балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр, татар теленең сүзләрен, грамматикасын өйрәнәләр, татар композиторларының музыкасын тыңлыйлар, җырлар җырлыйлар, шигырьләр укыйлар. Балалар һәрдаим уйный, уйнаганда ук өйрәнә, чөнки максатка ирешү өчен баланы уен гамәлләре аша үзара аңлашуга чыгару иң туры юл булып санала.