Бүген, 2021 нче елның 4 нче мартында, Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасында "Балаларны халык мәдәнияте, туган якның әдәби һәм Тел мирасында рухи-әхлакый үстерү һәм тәрбияләү" дигән фәнни-методик онлайн-семинар оештырылды.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе, милли мәгариф буенча методисты Дәүләтшина Г.И., мәгариф бүлеге мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сәйфетдинова Н. П., Югары Ослан балалар бакчасы мөдире Насибуллина Г. Я. мөрәҗәгать иттеләр.
Онлайн-семинар эшендә катнашу өчен халык мәдәнияте традицияләрендә балаларны рухи-әхлакый үстерү һәм тәрбияләүнең актуаль проблемалары, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында милли мәгарифне үстерүнең заманча һәм инновацион технологияләре буенча 24 доклад тәкъдим ителде.
Семинарда тәкъдим ителгән материаллар гамәли эшчәнлектә уңышлы кулланылырга мөмкин. Мондый белем бирү семинарлары уздыру-милли мәгарифне үстерүнең заманча методикаларын популярлаштыруда кирәкле адым.
Онлайн семинар ахырында катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләделәр. Семинар дустанә атмосферада уңышлы узды.