Быел республиканың барлык мәктәпләре «Мәктәптә шахмат» проектын тормышка ашыруда актив катнашалар, аның инициаторы «Бердәм Россия». Менә бүген “А.П. Исаев исемендәге Макыл урта мәктәбендә» татантаналы рәвештә шахмат зонасы ачылды. Анда төрле яшьтәге укучылар буш вакытларында шахмат уенын уйный алалар, ә өйрәнчекләр уйнарга өйрәнәчәкләр. Моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: укыту материалы белән стенд, зур шахмат кыры, уңайлы өстәлләр куелган, аларда шахмат такталары һәм сәгатьләре урнаштырылган, телевизордан укыту дәресләрен карарга була. Моның өчен укытучылар һәм укучылар гына түгел, ә әти-әниләр дә тырышты. Балалар белән бергә алар төрле эшләнмәләр ясадылар. Шахмат зонасын ачуда «Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Вилен Касимов, Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева, «Волжская новь» газетасы корреспонденты Нәзилә Биктаһирова катнашты. Чара чын бәйрәмгә әйләнде. Һәркем тере шахмат фигуралары белән истәлеккә фотога төште, мәктәпнең яшь шахматчылары белән партия уйный алды.
Әйе, шахмат белән шөгыльләнү балага фикерләү үсеше ягыннан да, шәхес формалашу ягыннан да файдалы. Шахмат уены тизләтелгән интеллектуаль үсешкә, үз карарлары өчен җаваплылыкны арттыруга ярдәм итә. Менә шуңа күрә бу проект кирәк һәм перспективалы башлангыч. Уйланылган эш үсеш алыр дип ышанасы килә.