Инвестор-генераль директор Раил Зыятдинов коллективның хезмәтен югары бәяләде. 2020 елда предприятие тарафыннан 3581 тонна ашлык җитештерелгән, уңдырышлылык-28,4 ц/га, 1309 тонна сөт савылган. Бер ел эчендә гомуми акчалата керем 63 миллион сумнан артып киткән, шул исәптән 8 миллион сумны бакчачылык продукциясе исәбенә алганнар. Инвестор коллектив алдына 2021 елга Югары бурычлар куйды.
Ел нәтиҗәләре буенча җитештерү алдынгыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Район оешуга 90 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, чарада агросәнәгать комплексы ветераннарын хөрмәтләделәр.