Муниципаль бюджетның керем өлешен тулыландыру буенча хәл катлаулы булып кала.
5 нче мартка булган мәгълүматларга караганда, биш авыл җирлеге генә керемнәрнең үтәлеше буенча планны үти (Олы Мәми, Борнаш, Түбән Морквашы, Шылаңгы, Вахитов авыл җирлекләре). Аларның керемнәре 23% тан артып киткән.
Биш җирлек керемнәр буенча хәтта 10% чигеннән дә артмаган - Печище, Канаш, Мәмәтхуҗа, Ямбулат, Мәйдан авыл җирлекләре.
Салым түләү буенча барлык бурычлы кешеләргә шуны аңларга кирәк: бу финанс чаралары юлларны кардан арындыру, урам утлары өчен электр энергиясе өчен түләү, юлларны ремонтлау һәм авылларны төзекләндерү буенча эшләр башкару өчен кирәк.