Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең җәмәгать ярдәмчесе вазыйфасын биләп торуга конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү игълан ителде.
Конкурста 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр, Россия гражданлыгы булган Татарстан халкы катнаша ала. Ул биш этапта узачак: гаризалар кабул итү артыннан сайлап алу кампаниясе, аннары конкурс этабы, аннан соң – белем бирү этабы һәм бүләкләү тантанасы булачак.
Анда команда белән социаль идарә итү, эшлекле документлар әйләнеше буенча интенсив дәресләр, «Вектор» махсус белем бирү программасы, Халыкара куркынычсызлык һәм социаль проектлау өлкәсендә Татарстан вәкилләре белән мотивацион очрашулар булачак.
Нәтиҗәдә, үз проектларын тормышка ашырачак, профилактик чаралар оештырачак, биремнәрне дистанцион рәвештә үтәячәк һәм республиканың иҗтимагый оешмалары эшенә керешәчәк командалар тупланачак.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләре булачак һәм өстәмә белем бирү программасын узу мөмкинлеге алачак.
Конкурс 2017 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел катнашу өчен гаризалар 4 апрельгә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин