4 нче март көнне Югары Ослан районы прокуратурасында район прокуроры В.и. Егоров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе, салым органы, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды вәкилләре катнашында салым түләүләрен, мәҗбүри пенсия, медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен, шулай ук хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырышка районның салым һәм җыемнар түләү буенча бурычлары булган 15 предприятиесе җитәкчеләре чакырылган. Киңәшмәдә катнашучылар чакырылган предприятиеләр җитәкчеләрен тыңладылар, алар барлыкка килгән бурычларны хәл итү юллары һәм түләү ысуллары турында сөйләделәр.
Эшче төркем эше нәтиҗәсендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 7 млн. сумнан артык акча түләтелгән.
Салым бурычларын түләмәгән һәм салым түләүләренең торышын шактый начарайткан оешмаларга район прокуратурасы тарафыннан күрсәтмәләр чыгарылды.