Районның 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында районның агросәнәгать комплексы ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә.
10 март көнне авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Василий Васильевич Лидонов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Василий Васильевич, яшь булуына карамастан, бүген дә сафта. Хуҗалыктагы җаваплы постны - орлык, фураж, азык өстәлмәләре саклана торган склад мөдире вазифасын ышанып тапшырдылар аңа. Озак еллар хезмәт биографиясе өчен Василий Васильевич төрле вазыйфаларда эшли: шофер булып эшли, ферма мөдире була.
Районның агросәнәгать комплексында озак еллар хезмәт куйганы өчен, муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов юбилярны үзенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.