Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 13 марты, шимбә

Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә Совет һәм Башкарма комитет аппаратында палаталар рәисләре катнашында чираттагы оператив киңәшмә узды.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында мәгълүмат та каралды. Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова сөйләделәр. Район сайтына керү һәм тулыландыру турындагы мәгълүмат белән система администраторы Алексей Савичев чыгыш ясады. 2020 елда район административ комиссиясенең эше турында район Башкарма комитетының төзелеш, торак - коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге начальнигы Алексей Московкин сөйләде. Азакта район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина үз коллегаларын Җирле үзидарә көне, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме кысаларындагы чаралар планы белән таныштырды.
Барлык сораулар буенча да район башлыгы урынбасары җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International