Кичә Юдино бистәсендә "Локомотив" стадионында муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды.
Анда Югары Ослан районы командасы да актив катнашты. Район данын Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева, Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, Мәйдан авыл җирлеге секретаре Рәисә Гусева һәм Башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Данис Мөхәммәтҗанов якладылар.