«Чит телләр», «чит тел», «икенче чит тел» фәннәреннән мәҗбүри фән өлкәсеннән мәктәп мәгарифен модернизацияләүнең юл картасын тормышка ашыру нигезендә ел саен мәктәп театр коллективларының чит телдә фестиваль - конкурсы үткәрелә.
Татарстан мәктәпләрендә чит телләрне укытуны камилләштерү максатыннан, инглиз телендә актерлык осталыгы буенча ярышлар уза. Конкурста беренче-унберенче сыйныф укучылары катнаша.
17 мартта Яшел Үзән шәһәрендә узган конкурсның зона этабында Идел аръягы зонасының 25 мәктәп коллективы катнашты.
Зона этабында Югары Ослан гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары Фәйрушина Софья, Хәйретдинова Язилә, Евстифеев Тимур, Петрова София һәм 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Рөстәм катнашты. Жюри хөкеменә алар Астрид Линдгренның «Пеппи - озын оек» әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр, Аны Инглиз теле укытучысы Фәйрушина Алинә Хәмид кызы әзерләде.
Бу аларның инглиз телендә беренче генә чыгышлары түгел. Әлбәттә, балалар бик теләп катнашалар, чөнки аларга аларның эшләре ошый.
Жюри эшендә КФУның чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе, English First компаниясе вәкилләре һәм мәктәп укытучылары катнаша. Жюрига сайлау җиңелләрдән түгел иде.
Нәтиҗәләрне көтәбез.