Бүген Түбән Ослан авыл җирлегендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов булып китте. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйдуллин белән берлектә авыл җирлегендә эш моментлары турында фикер алыштылар, фельдшер-акушерлык пунктында, Түбән Ослан мәктәбендә һәм Түбән Ослан балалар бакчасында булдылар. Карау барышында Артем Абрамов әлеге учреждениеләр җитәкчеләре белән аралашты, мәктәптә һәм балалар бакчасында туклануны оештыру белән кызыксынды, учреждение пешекчеләре белән аралашты.