Үзара салым түләү срогы тәмамланганчы бер атна калды. 2021 елның 19 мартына авыл җирлекләре счетларына 1 млн.534 мең сум акча кергән, бу планлаштырылган күләмнең 61% ын тәшкил итә.
Максималь җыюга түбәндәге җирлекләр якын: Олы Мәми (92,7%), Канаш (82,4%), Килди (78,6%), Борнаш (73,15%).
Октябрь, Яңа Моркваш һәм Карагуҗа авыл җирлекләрендә билгеләнгән сумманың яртысы да җыелмаган.
Үзара салым түләү буенча план күрсәткечләрен үтәмәү нәтиҗәсендә без республикадан дүрт тапкыр финанслауда шактый күләмдә акча югалтабыз. Бүген файдаланылмаган 39% - май аенда Татарстан Республикасы бюджетыннан алынмаган 4 млн. сум. Күрәсең, авылларыбызны төзекләндерү өчен бу 4 миллион сумнан артык акча сарыф иткән.
Белешмә өчен: халыктан кергән 1 млн. 534 мең сумга без тиздән 6 миллион сумнан артык субсидия алачакбыз.