Бүген, 22 нче мартта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында подрядчы оешманың авыл җирлекләре территорияләреннән каты көнкүреш калдыкларын үз вакытында чыгару, балалар бакчасында баланы карап тоту өчен ата-аналар түләве, каштанов урамындагы 1 нче йортта төзелеш кисәтүләрен бетерү һәм Соболевский торак пунктында авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт ясау мәсьәләләре каралды.