Анда Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары белем бирү учреждениеләренең 8 җыелма командасы катнашты.
Чемпионатның тантаналы ачылышында чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге спорт секторы белгече Камалеев Р. Р. сәламләде һәм барлык катнашучыларга да гадел көрәш, җиңүгә омтылыш, уңышлар теләде.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр командасы 3 нче урынны яулады һәм грамота, медальләр һәм чемпионат Кубогы белән бүләкләнде. Аларны котлыйбыз! Алга барырга һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә телибез!